Рамазан ае – сабырлык ае. Ураза тота торган кеше Аллаһның ризалыгын, гөнаһлардан паклануын өмет итә. Шуңа күрә ул кешене дә, хайванны да рәнҗетмәс, начар сүзгә начар җавап кайтармас. Пәйгамбәребез Мухаммәд (С.Г.В.) әйткән: “Рәнҗетелгән, ләкин ачуын тотып, сабыр иткән бәндәгә кыямәт көнендә теләгәнен алырга рөхсәт бирелер”.4 Ураза тотучыны рәнжетсәләр ул: “Мин ураза тотам”, – дип әйтер, начар сүздән тыелыр. Чөнки ураза тотуның дәрәҗәсе күпкә олуграктыр.
Пәйгамбәребез әйткән: “Җәннәтнең Райян исемле ишеге бар, шул ишектән ураза тотучылар гына керер һәм алардан башка беркем дә керә алмас…”.5
“Ураза тотучы мөселман бәндәнең ике шатлыгы бар: беренчесе – ифтар кылганда, икенчесе – Аллаһ каршысына кайткач, уразасының сәвабына”, – дигән Мухаммәд галәйһиссәләм.6
Рамазан ае – гөнаһларны туктатырга адым атлау вакыты. Пәйгамбәребезнең бер хадисендә: “Әгәр дә кеше ялган сүзеннән вә шундый эшләрдән тыелмаса, аның ашамый, эчми ач торуы Аллаһка кирәкми”, – диелгән.7
Рамазан ае буе ураза тотып, гөнаһ эштән, гөнаһ сүзләрдән тукталып торган кеше ураза ае беткәннән соң да шул күңел пакълыгын сакларга тырыша. Рамазан ае бетү белән тукталып калмый, бер ай буе эшләгән изгелекләренең кадерен белеп, тагы да артырырга көч куя.
Рамазан аенда һәр акыллы, балигъ булган8 , сау-сәләмәт мөселман кешегә ураза тоту – фарыз. Фарыз ул – Аллаһның кушканын үтәү, Аның каршысында иң сөекле булган вә зур сәвапка ирештерә торган эш.